Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәтер дәрьясы

И гомер, гомер... Ага да, ага... Шулай булуы да әйбәт, бер урында таптанып торса, яхшы булмас иде.

Балачакка кайтып килим әле. Ишегалды ямь-яшел чирәм, арада песи мәмиләре дә бар. Рәхәтләнеп ашый идек бит әле без аны, тәмле булган күрәсең. Әнә, энем Рөстәм чабып йөри, куышып та алабыз, шаярабыз, көләбез. Яңгыр явып китсә, яланаяк кына чабабыз. Салкын да тимәгән, авырмаганбыз да...

Без туган җанлы булып үстек, әлбәттә монда әти-әнинең (рәсемдә) роле зур булгандыр. Ничек шулкадәр шәфкатьле, игелекле итеп тәрбияли алдыгыз икән безне? Чөнки сез үзегез дә шундый сыйфатларга ия идегез шул. Бер-берегезне хөрмәт итеп, яратып яшәдегез. Әнинең беркайчан да тавыш күтәргәнен, кычкырып сөйләшкәнен хәтерләмим. Шуңа күрә матур, чибәр, йөзе нурлы иде аның. Ә күзләре! Әнигә сок­ланмаган кеше булмагандыр.

Әти әнигә: «Гөлкәбирә, бар, театрга да, концертка да, Сабан туйларына да!» – дия иде.

Ә үзе безне озатып өйдә кала торган булды. И, рәхмәт сиңа, барысы өчен дә. Аллаһ кушып, урының җәннәттәдер.

Әни әтидән соң 9 ел яшәде. Бик сагынды ул әтине, юксынды. Әни бик шигъри җанлы иде. Моңа балачактан ятим калуы да тәэсир итми калмагандыр. 40 ел сөт җыючы булып эшләде, авыр хезмәт башкарды. Ат белән Албабага сөт илтүләр, ул авыр бетоннарны күтәрүләр, әчесә, аны төне буе аерулар... Кыш көннәрендә салкын складта әнинең сөт аеруын гомердә онытасым юк. Итекләре бозланып ката иде. Мәктәптән кайтуга, әнине каршы алыр өчен янына ашыга идем. Безнең өчен шулай көнне-төнне белми эшләде бит, кадерлеләребез. И, әни, бәгърем, әгәр исән булсаң, кочып, аркаңнан сөя-сөя, битләреңнән үбә-үбә рәхмәт әйтер идем.

Мәктәптә эшләү дәверендә дә әти-әни темасын балаларга бик яратып бирдем. Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәрен еламыйча укый алмый идем. Еллар үтә, без дә олыгайдык, күңел гел тулып тора. И, Ходаем, тормыштан бик канәгать без, шулай тигезлектән Ходай аермасын. Даниял белән сау-сәламәт булып яшисе иде әле. Онык­ларыбызны өзелеп яратабыз, кайтуларын көтеп алабыз. Алар кайткач, өй тула, шундый рәхәт. Барчабыз да исән-сау булыйк, дөньялар тыныч булсын иде, Амин! Әти-әниләребезнең урыннары оҗмаһта булсын. Алар гел йөрәктә, күңел түрендә. Еллар узган саен туган авыл, үскән йортыбыз, бәхетле балачак, яшьлек еллары сагындыра, бик сагындыра икән ул...

Юксыну
Сагынам сине, әни, бик сагынам,
Төшләремә генә керәсең.
Өннәремдә тавышың гына чыңлый,
«Исән генә бул син, балам,» – диясең.
Ап-ак яулык, чәчәкле ак күлмәк
Киеп төшләремә керәсең.
Кулың белән сыйпап иң башымнан:
«Бәхетле бул, балам!» –диясең.
Эчкә баткан уйчан, моңсу күзләр,
Бу күзләрдә күпме сагыш бар.
Исән чакта әйтелмәгән сүзләр,
Ташкын булып аккан хисләр бар.

Кәүсәрия Шәйхуллина-Хәсәнҗанова.
Олы Ачасыр-Борындык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев