Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Хәрби вертолет белән пассажир самолеты бәрелешкән

Бортта 60 пассажир һәм 4 экипаж әгъзасы булган.

Вашингтонда төшәргә җыенган вакытта Sikorsky H-60 (BlackHawk) хәрби вертолеты белән пассажир самолеты бәрелешкән, дип хәбәр итә АКШ гражданнар авиациясе федераль идарәсе (FAA) мәгьлүматына сылтама белән CNN.

Бортта 60 пассажир һәм 4 экипаж әгъзасы булган. American Airlines авиакомпаниясенең 5342 рейсының Уичитодан Вашингтонга очуы булган. Америка авиакомпаниясе аларның борты һәлакәткә дучар булуын раслаган. Ак Йорт матбугат сәркатибе Каролин Ливитт Fox News сүзләренчә, Президент Дональд Трампка фаҗига турында хәбәр ителгән.

Ким дигәндә дүрт кеше исән калган, аларны хастаханәгә озатканнар, дип хәбәр итә NBC. Потомак елгасыннан 19 кешенең мәете табып чыгарылган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү башланган.

Әлеге самолетта фигуристлар һәм элеккеге Россия тренерлары булырга мөмкин, дип хәбәр итә спорт агенты Ари Закарянга сылтама белән.

«Бортта фигуристлар бар иде, алар тренерлар белән очтылар. Алар арасында элеккеге Россия белгечләре дә бар иде», — дип белдергән Закарян агентлыкка. Авиакомпания мәгълүматлары буенча, самолет бортында 64 кеше булган. Вертолет бортында өч хәрби булуы мәгьлүм. Фигуралы шуу буенча 1994 елгы дөнья чемпионнары Евгения Шишкова һәм Вадим Наумов АКШТА һәлакәткә очраган самолет бортында булган.

Ватаным Татарстан

Фото: shot телеграм сәхифәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев