Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәрби эксперт Украинада тынычлык турында сөйләшүнең якын арада башланачагын әйткән

Украинада тынычлык урнаштыру буенча сөйләшүләр якындагы берничә айда башланачак, дигән Британия хәрби эксперты Александр Меркурис.

Ул Көнбатыш илләрендә сәяси вазгыятьне «тулы паралич» дип атаган һәм Европа сәясәтчеләренең вазгыятьне үзгәртә алмаячагын әйткән.

«Фронттагы хәлдән һәм АКШтагы эчке сәяси вазгыятьтән чыгып караганда, берничә айда Европа чыгып булмаслык хәлдә калырга мөмкин, дигән шанс бар. Шуңа күрә яки американнар һәм руслар, яки руслар һәм украиннар тынычлык турында сөйләшүләр башлаячак», – дигән ул үзенең ютуб-каналында.

Меркурис фикеренчә, Киев үзенең начар хәлдә икәнен аңлый һәм чыгу юлын эзли. Моның өчен Украинага чигенергә туры киләчәк, дигән ул.

Меркурис элегрәк, Украина конфликты Россиянең җиңүе белән тәмамланачак, дигән иде. Ул «бу һәр акыллы аналитикка билгеле», ди.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев