Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстанлыларны АЗСларда паника тудырмаска чакыралар

Соңгы көннәрдә Казан АЗСларында күзәтелгән ажиотаж аркасында аерым заправкаларга ягулык китерү күләме арттырылды. Ләкин бу киеренкелекне бетермәде, дип белдерде Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

– Бүгенге көндә ягулык җитештерүчеләр халык арасындагы паниканы күзәтә. Элек бер үк заправка 24 сәгать эчендә 15 тонна ягулык сатса, бүген инде шул ук күләм 6 сәгать эчендә сатып бетерелә. Сәбәбе – ягулыкны запаска массакүләм сатып алу, – дип аңлатты Лилия Галимова.

Бензинны канистрларга тутыру тыелуына карамастан, машина йөртүчеләр моны эшләвен дәвам итә. Нәтиҗәдә – АЗСларда берничә чакрымга сузылган чиратлар һәм ягулык дефициты барлыкка килә.

Казан халкын ихтыяҗ буенча гына ягулык алырга һәм паникага бирелмәскә өндиләр. Рөстәм Миңнеханов ягулык секторы өчен җаваплы барлык хезмәтләргә АЗСларда регуляр тикшерүләр үткәрергә һәм кагыйдә бозу очраклары ачыкланганда тиешле чаралар күрергә кушты, дип хәбәр итте Галимова.

– Бүгенге көндә ягулыкны АЗСларга китерү график буенча бара. Запас җитәрлек, – дип ышандырды ул.

Вечерняя Казань

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев