Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Хач ману бәйрәмендә бәкегә керү мәҗбүриме?

Күпләрне кызыксындырган сорауга җавап: Юк, бу мәҗбүри түгел.

Менә бу хакта нәрсәләрне белергә кирәк:

  • Бу чиркәү кануны түгел, ә халык традициясе. Чиркәү бәкегә чумуны таләп итми, бу — һәркемнең үз теләге. Бу йола борынгыдан килгән чыныгу һәм үзеңне сынау традицияләренә барып тоташа.
  • Суга керү гөнаһлардан – арындырмый. Гөнаһлардан чистарыну өчен суга чуму гына җитми, моның өчен ихлас күңелдән тәүбә итү һәм рухи эшчәнлек кирәк. Су — ул бары тик символ гына.
  • Рухи тормыш чыныгудан мөһимрәк. Туңган суга керүгә караганда, гыйбадәтханәгә барып, изге су алу һәм күңел тынычлыгы табу күпкә кыйммәтрәк.
  • Бәкегә керү — ул чистарыну һәм рухи яңару символы булырга мөмкин. Әгәр сәламәтлегегез рөхсәт итми икән, үзеңне газапларга кирәкми. Чиркәү тәкъдим иткәнчә, иң мөһиме — иман һәм изге суны кадерләп өйгә алып кайту.

Видео: Илсөя Садыйкова

 
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев