Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Возрождение» яшьләр (яшүсмерләр) клубында, яраткан әниләребезгә бүләк ясау буенча, мастер-класс үткәрделәр

Ноябрь аенда җылы гаилә бәйрәме – Әниләр көне билгеләп үтелә.

"Әни" - һәр кешенең тормышында иң кадерле сүз. Әниләр көнендә иң кадерле кешеләребезгә нәрсә бүләк итәргә?

Һәр әни өчен иң яхшы бүләкләрнең берсе баланың үз куллары белән ясаганы, әлбәттә. Ана өчен шуннан да кыйммәтрәк, кадерлерәк ни булырга мөмкин?!


Зеленодольск шәһәре, М.Красная урамы, 7 йорт адресы буенча урнашкан "Возрождение" яшьләр (яшүсмерләр) клубында иң якты һәм игелекле бәйрәм – Әниләр көне алдыннан яраткан, кадерле кешеләргә бүләк ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.


Әни һәр бала тормышында аерым урын алып тора. Әниләр көне - беркем дә битараф кала алмаган бәйрәм.

Бу көнне балаларга мәхәббәт, игелек, наз һәм йөрәк җылысын бүләк итүче барлык Әниләргә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев