Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Восточный барс-Көнчыгыш барсы» ушу буенча Татарстан Кубогы 70ләп катнашучыны җыйды

Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә ушу буенча «Восточный барс – Көнчыгыш барсы»Татарстан Кубогы башланды. Анда бөтен республикадан 70ләп спортчы катнашачак.

«Без мондый турнирны икенче тапкыр уздырабыз. Кызганычка каршы, узган ел аны пандемия аркасында гамәлдән чыгарырга туры килде, ләкин аралашуның яңа форматын уйлап тапкан һәм онлайн күнегүләрне үткәрә башлаган тренерлар составын билгеләп үтәсе килә. Бүгенге турнир бик ачык, анда теләгән һәркем катнаша ала. Ул традициягә әверелер дип өметләнәбез», - диде Татарстан ушу федерациясе президенты Айрат Әхмәров.

Ул ассызыклаганча, ярышларда яшь буенча чикләүләр юк: иң кечкенәсенә биш яшь иде. Турнир таолу юнәлеше буенча узды, ягъни күнекмәләр күрсәтү, ә киләчәктә ушу федерациясе турнирларны контактлы сугышлар белән дә үткәрергә тели, дип тәмамлады сүзен Әхмәров.

Ярышларның баш хөкемдары - Россиянең иң титуллы ушучыларының берсе Ильяс Хөснетдинов. Ул спортчыларны бәяләү методлары турында сөйләде һәм Татарстанны Россиянең башка төбәкләре арасында спорт төрен үстерү буенча лидерларның берсе дип атады.

"Катнашучыларны ике юнәлеш буенча бәялиләр: позицияләрне техник үтәү һәм көч, рух, тизлек. Шулай ук спортчының пөхтәлегенә, караш һәм сулыш техникасына да карыйбыз. Кагыйдәләр елдан-ел эшләп бетерелә һәм судьяларның сыйфаты үсә. Гомумән, Татарстан башка төбәкләр белән чагыштырганда Россиядә лидерларның берсе булды", - дип аңлатты Хөснетдинов.

Яшь спортчылар ярышларны бик көттеләр, алар өчен бу - алга таба китәр өчен зур мотивация. Ушу дәресләре балаларга үзләрендә дисциплинаны үстерергә, гәүдәне төз тотарга һәм хәтта мәктәптә үз бәяләрен яхшыртырга ярдәм итә, дип билгеләп үтте ярышларның баш хөкемдары.

Тантаналы ачыштан, Россия һәм Татарстанның гимннарын тыңлаганнан соң, тренерлык белән шөгыльләнүче Ильяс Хөснетдинов шәкертләре өчен күрсәтмә программа тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев