Волжскида ике эшче металл гөмбәз астында калган
Фаҗига җитештерү бинасында эшләр башкарганда булган.
Волжскиның бер предприятиесендә 39 һәм 32 яшьлек ике ир-ат өсләренә металл гөмбәз җимерелеп төшү сәбәпле, төрле имгәнүләр алган.
Зыян күрүчеләрне медицина учреждениесенә илткәннәр. Аларга төрле тән җәрәхәтләре диагнозы куелган. Булган хәлләрнең нечкәлекләре ачыклана.
Факт буенча Тикшерү комитеты хезмәткәрләре тикшерү үткәрә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев