"Волжские зори" тыюлыгы хөкүмәт контролендә
Республиканың хокук һәм табигать саклау структуралары күптән түгел төзелгән «Волжские зори» тыюлыгында куелган кагыйдәләрнең үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтәчәк.
Мондый йөкләмә Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан республика киңәшмәсендә бирелде, дип хәбәр итә «Татар-информ». Ул ассызыклаганча, барлык хокук бозуларны, шул исәптән законсыз төзелешне кисәтергә кирәк. Тыюлык территориясе 29 мең га тәшкил итә, Казан, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш районнары территориясендә Куйбышев сусаклагычы акваториясендә урнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев