Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Волонтер хатын-кызларга лаеклы бүләкләр тапшырылды

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Зеленодольск муниципаль район башлыгы, Зеленодольск мэры Михаил Афанасьев «Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов белән берлектә Васильево бистәсендәге «Бердәмлек» волонтерлар штабына бардылар.

Ул «Мостоотряд-33» предприятиесе базасында эшли һәм махсус хәрби операция зонасына гуманитар колонналар формалаштыруда катнашучы бистәнең барлык кайгыртучан гражданнарын берләштерә.

Бер карашка, нәфис, ә эчтә гаять көчле, йөрәкләре янып торган бу хатын-кызларның җилкәсендә зур хезмәт ята!
Алар маскировка челтәрләре үрә, төрле эшләнмәләр тегә, коры ризык әзерли һәм башка бик күп эшләр башкара.

Кунаклар волонтер хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар һәм лаеклы бүләкләр, күчтәнәчләр тапшырдылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев