Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Военкор мобилизацияләнгәннәрне кайчан алмаштырачаклары турында сорауга җавап биргән

Россия хәрби корреспонденты Александр Коц үзенең видеоблогында туры эфирда хәрби операция зонасындагы мобилизацияләнгән хәрбиләрне кайчан алмаштырачаклары турында сорауга җавап биргән.

Бу хакта «Московский комсомолец» сайты яза.

Военкор, мобилизацияләнгән хәрбиләрне, бернинди ялагайланусыз, «чын элита» дип тасвирлаган. Аның сүзләренчә, бу кешеләр бүгенге көндә дөньядагы иң яхшы пехота булып санала, чөнки алар гаять зур хәрби тәҗрибә алган.

«Әлбәттә, командование мондый тәҗрибәле сугышчыларны җибәрергә теләми, – дигән журналист. – Бу хәрбиләр теләсә нинди катлаулы бурычларны чишәргә сәләтле, һәм полигоннарда мондый әзерлек дәрәҗәсенә ирешү авыр», дип тә өстәгән.

Шул ук вакытта Александр Коц, хәзер контрактниклар туплау дәвам итә һәм көненә мең ярым кеше җыю дәрәҗәсе төшми, дип әйткән. Бүген армиянең максималь күләмдә рөхсәт ителгән саны миллион ярым кеше дип билгеләнгәнен дә өстәгән. Үз теләкләре белән килүчеләр белән бергә исәпләгәндә, армиядәге кеше саны миллион ярымнан артып китсә, «узган елда мобилизацияләнгән кешеләрне әкренләп өйләренә кайтара» башларга мөмкиннәр, дип йомгаклаган военкор.

Чыганак: Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев