Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Владимир Путин өч татарстанлыга дәүләт бүләкләре тапшырды

Россия Президенты Владимир Путин дәүләт бүләкләре бирү турында указга кул куйган, бүләкләнүчеләр арасында Татарстанның өч вәкиле бар. Документ рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

Фото: kremlin.ru

Мактау ордены белән Ак Барс Банк идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев бүләкләнгән. Бүләк аңа хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бирелгән.

«Тимер юлларны үстерү өчен» медале белән РЖД филиалы Горький инфраструктура дирекциясенең Казан дистанциясе юл участогы башлыгы Шамил Гатиятов билгеләп үтелгән.

Моннан тыш, «Россиянең нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исем Татнефть компаниясенең Норлат цехы скважиналарын капиталь ремонтка әзерләү операторы Валерий Хлебушкинга бирелгән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев