Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Витамин җитмәү яман шеш үсешенә китерергә мөмкин

Д витамины дефициты яман шеш үсеше куркынычын арттыра.

Бу хакта эндокринология фәнни үзәгенең югары категорияле табибы, медицина фәннәре кандидаты Фатыйма Дзгоева сөйли.

«Аның җитмәве рак (простата, эчәклек, шулай ук лейкемия һәм онкологиянең башка төрләре) барлыкка килү куркынычын, шулай ук яман шеш рецидивын арттыра», — дип хәбәр итә ул үзәк матбугатларның берсендә.

Аның сүзләренчә, D витамины дефициты белән шулай ук йогышлы авыруларның, шул исәптән туберкулезның, аутоиммун авыруларның (склероз, шикәр диабеты, колит) ешлыгы да бәйле.

Аның җитмәве аркасында авыруларга инфаркт һәм инсульт, гинекология проблемалары, шулай ук симерү һәм метаболик синдром куркынычы да яный.

Дзгоева бу очракта тышкы симптомнар буенча гиповитаминозны диагностикалап булмый, чөнки аның билгеләре үзенчәлекле түгел дип аңлата. Шуңа күрә Д витамины җитмәүне ачыклау өчен белгеч кан анализын 25 дәрәҗәсен билгеләүгә (ОН D3) тапшырырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев