Вируслы СМСлар акчасыз калдыра
Югары технологияләр заманында бер-берең белән элемтәгә керү, аралашу яисә инде акча күчерү, Интернет кибетләр аша эш итү, сайтларга игъланнар урнаштыру бик уңайлы, әлбәттә. Сүз дә юк.
Хезмәт хакларын да банк карталарына гына күчерәләр. Телефоннарга акчаның кайчан күчкәнен, ничә сум икәнен дә хәбәр итеп кенә торалар. Әмма шул вакытта мошенниклар да йоклап ятмый. Алар уйлап чыгарганнарга таң каласың. Соңгы вакытта ялганның тагын бер төре яшел үзәнлеләрне дә шактый гына суммаларга “чишендергән”.
Мошенниклар банк карталары мобиль банк тоташтырылган кешеләргә танышлары исеменнән СМС, йә ММС-хәбәр җибәрә дә, телефонга вирус эләгә, система бозыла һәм картадан автомат рәвешендә кешенең бар булган акчасы минутлар эчендә юкка чыга. Шуннан соң табып кара син аларны. Моның буенча эчке эшләр бүлегеннән алынган берничә мисалны китереп узу да җитә. Менә шулай Яшел Үзәндә яшәүче 46 яшьлек хатын-кызның телефонына “Тамара” исеменнән смс-хәбәр килә.
Әлфия Зыякаева язмасының тулы вариантын киләсе саннарның берсеннән укый аласыз.
http://ti71.ru/news/finance/tulyakam_rasskazali_kak_zashchitit_sebya_ot_sms_moshennikov/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев