Винера Ганиева: «Җырчы ул – тәрбияче»
Уңыш артында ни ята, вакыт сынавын нинди җырлар уза, җырчы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Винера Ганиева белән әнә шул сорауларга җавап эзләдек. Әңгәмә коруыбызның сәбәбе дә бар, тиздән ул түгәрәк юбилеен билгеләп үтәчәк.
– Винера ханым, сезнеңчә, без нинди заманда яшибез?
– Без зур үзгәрешләр заманында яшибез. Технология, фәнни юнәлешләргә игътибар артканнан-арта бара. Шөкер, туклык заманы: эшлим дигән кешегә эше бар, эше булганның ашы бар. Мөмкинлекләр заманында яшибез, дип тә өстәр идем. Рухи яктан үсәсең килә икән, шулай ук мөмкинлекләр күп, дин юлын сайлыйсың икән, берәү дә тыймый. Камилләшергә теләүчеләргә җаны теләгән юнәлештә белем алырга мөмкин, сәяхәткә дә юллар ачык. Бары тик үз юлыңны табасы һәм алга барасы да барасы.
– Бер әңгәмәдә сез: «Бу тормышта мин барысына да ирештем», – дигән идегез. Әле яңа гына мәктәпне тәмамлаган кыз бала үзенә нинди максатлар куйган һәм нәрсәләргә ирешкән икән?
– Мин үз профессиямдә барысына да ирештем. Бик бирелеп укыдым, бик кызыксынучан идем. Укыту алымнарына ныграк төшенер өчен, өстәмә китаплар алдым, архив аудио-видеоязмаларын өйрәнә идем. Мәдәни тормышны күзәтеп барырга, театрларга еш йөрергә тырыштым. Опера һәм балет театрындагы барлык премьераларны да карап бардым. Опера сәнгатенә фанатларча гашыйк идем. Тырышлык, үҗәтлек, максатчанлык нәтиҗәсендә тавышым ныгыды, үсте, яңгырашы көчәйде, баеды. Әлбәттә, балачагымда боларны күз алдына да китерә алмый идем.
Иң яраткан сәхнәләремнең берсе – Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрыныкы. Анда мин күпме хатын-кыз образын сәхнәләштердем, аларның тормышлары белән яшәдем, мәхәббәтләрен кичердем. Бу сәхнәдә зур тәҗрибә тупладым, нинди генә тамашачы алдында чыгыш ясарга туры килмәде. Чит илләргә гастрольләр онытылмаслык булды. Голландия, Бельгия, Франция, Португалия… Театрда эшләмәсәм, бу илләрдә кайчан булыр идем әле. Ил белән ил, тамашачы белән тамашачы да аерыла. Гастрольләр – артист өчен олы мәктәп ул. Мин театрга бик рәхмәтле, ышаныч белдерде, үстерде.
Театр ул – шундый җир: анда зур рольләр турында да хыялланасың. Булдыра алганлыгымны исбатлагач, беренче партияләрне башкарырга насыйп булды. Бу – бит зур бәхет! Консерваториядә укыганда, безнең төркемдә 13 кеше иде, укуны тәмамлагач, шул 13 кешедән икебез генә опера театрына солист булып кабул ителдек. Бу инде хыялның иң биек ноктасы иде.
Җырга, сәнгатькә тартылу гаиләдән килә. Әни бик матур җырлый, әти гармун уйный иде. Кунаклар килсә, үзләре дә җырлады, мине дә җырлаттылар. Җыр мохитендә тәрбияләндем. Адәм баласы дөньяга нинди дә булса сәләт белән туа. Әти-әнисе шул сәләтне үстерергә ярдәм итсә, бала бу тормышта үз урынын табачак. Минем нәкъ шулай булды да.
– Соңгы елларда иҗади юлыгыз тагын да баеды кебек. Яшьләр белән бер сәхнәдә чыгыш ясыйсыз, концертларына кунак булып килеп, аларны канатландырырлык сүзләр әйтәсез. Әйтик, күптән түгел Альберт Вәлиуллинны «Безнең эстрадада ир-ат җырчылар бик күп. Әмма син шулар арасында аерылып торасың», – дип үсендердегез. Ә бит эстраданы кем иренми – шул сүгә…
– Эстрадада хәзер профессионал җырчыларга караганда һәвәскәр җырчылар күбрәк. Һәвәскәрлек бөтен дөньяны биләп алды дип тә әйтергә була. Күзәтеп-карап торам да, ничек үз тавышлары белән җырлар икән болар, дип шаккатам. Студияләрдә тавышларын көйләп, чистартып, тембрларына матурлыклар өстәп, ноталарын дөрес алмасалар да, әвеш-тәвеш китереп, җыр яздыралар да шуның белән сәхнәгә чыгалар. Ләкин бу җырчыларның, әгәр җырны аңламый, тоемламый, стилен сизми, дөрес җырламый икән – барыбер киләчәкләре юк. Әмма араларында өметлеләре дә бар. Андыйларны күрәм икән, укырга керергә киңәш бирәм. Көллият булсынмы ул, мәдәният институтымы – укысыннар гына. Һәм күбесе сүземне тыңлый, укырга киләләр. Күбесенең нәтиҗәләре дә күренә.
Альберт Вәлиуллинга килгәндә, аның тавышы бик бай иде. Нишләптер ул эстрада юлын сайламады, башка өлкәгә китте. Ниһаять, әйләнеп кайтты һәм бик дөрес эшләде. Аның тавышы да, сәхнәдә үз-үзен тотышы да, килеш-килбәте дә чын ирләрчә. Әле үзен бик тыйнак тота, сәхнәдә адаптация үтеп бетмәгән кебек тоела. Репертуары эчтәлекле, әдәпле җырлардан тора, тирән. Менә шуңа ул үз тамашачысын бик тиз тапты.
Соңгы вакытта шәкертләремнең концертларына еш йөрим. Ул бит – алар өчен генә түгел, минем өчен дә зур имтихан. Шәкертем сәхнәдә үзен ничек тотар икән, нинди репертуар туплаган, нәрсәләр сөйли, тамашачы белән элемтәне ничек урнаштыра – болар миңа бар да бик мөһим. Чөнки соңгы вакытта күп кенә җырчыларыбыз сөйләм җәһәтеннән азынып киттеләр, теләсә нәрсә сөйләп, гайрәтне чигерә башладылар. Шуңа сәхнәгә чыккач: «Саумы, Казан!» – дип кычкырмаска кушам. «Тамашачыга ихтирамыңны, хөрмәтеңне күрсәт», – дип кисәтеп куям. Өс киеме дә энәсеннән җебенә кадәр уйланып тегелергә тиеш. Килешәме, җырның эчтәлегенә туры киләме – моңа да игътибар итәргә кирәк, чөнки бу да – җырчының зәвыгы күрсәткече. Сольный концерт булса, образлар уйланылып эшләнергә тиеш. Концертны дефилега әйләндерергә кирәкми. Мин үзем дә костюм алмаштырырга ярата идем, ләкин минем костюмнар җырга туры китереп тегелә, гади һәм зәвыклы була иде. Шаккатырыр өчен каурыйлар такканым булмады. Җырчы ул – тәрбияче, менә шуны истән чыгармасыннар иде.
– Эстрадада сезгә иң ошамаганы нәрсә?
– Опера театры җырчылары булсак та, концерт бригадалары белән авылларга-шәһәрләргә йөрдек. Халык җырлары белән беррәттән, романслар, арияләр башкардык. Тамашачы, дәррәү кул чабып, шулкадәр җылы кабул итә иде. Эстрада юнәлешен әнә шулай, профессиональ әсәрләргә таянып алып бардык. Без «чыштыр-пыштыр»лар җырламый идек. Баянга да, скрипка, булган җирдә рояльгә дә кушылып җырладык. Ә хәзер эстрада җырчыларының чыгышлары күңел ачуга кайтып кала. Көн саен, мөгаен, йөздән артык җыр туадыр, хәзер инде бу юнәлеш бизнеска әйләнде.
Композитор яза, җырчы сатып ала, эчтәлеге турында уйлаучы юк. Сикертсен, биетсен, җырлатсын гына, әйтерсең сәхнәдә дискотека бара. Бу сәнгать түгел инде. Безнең буын җырчыларында җаваплылык зур иде, киләчәккә нәрсә тапшырырбыз, бездән тарихка ни кала, дип борчыла идек. Хәзер әнә шул җаваплылык бетте.
– Винера Ганиева, Айдар Фәйзрахманов, Хәйдәр Бигичев… – сезнең буын опера сәхнәсенә дә, эстрадага да хезмәт иткән. Бүген дәвамчыларыгыз булырдай җырчылар дип кемнәрне атар идегез?
– Хәйдәр Бигичев, Рафаэль Сәхәбиев – бу дөньядан бакыйлыкка күчкән, исемнәре тарихка уелып калган олпат шәхесләребез. Ә безнең иҗат хәзер инде остазлыкта дәвам итә. Консерваториядә Зилә Сөнгатуллина, Клара Хәйретдинова белем бирә, Татар дәүләт филармониясендә Айдар Фәйзрахманов фольклор ансамблендә остазлык дәресләре алып бара. Алар әзерләгән программалар дөнья күләмендә танылды, дисәк тә арттыру булмас. Җитди программаларны тормышка ашыру җәһәтеннән бүген Филүс Каһиров, Рөстәм Насыйбуллин, Алинә Шәрипҗанова, Әмир Әхмәдишин, Илнар Ялалов, Илнар Мирановлар үрнәк. Алар Хәйдәр Бигичев, Рафаэль Сәхәбиев, Илһам Шакиров репертуары җырларын башкара ала. Бер сүз белән әйткәндә, алар – затлы җырчылар.
(Кыскартып алынды)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Подписываюсь под каждым словом
0
0