Винера Ганеева: «Минем өчен бу бик зур югалту, бик зур сынау һәм моңа беркайчан да ияләшеп булмас инде ул»
Винера Ганеева белән интервьюдан өзек.
«28 декабрь 2022 ел... Камилнең китүенә 3 ел булды. Беренче вакытларда аеруча миңа бик авыр иде, мине сакладылар, берүземне калдырмадылар. Бүгенге көндә дә мине эш коткара. Институтка барып, балалар белән аралашып онытылып торам. Зур өйдә үзем генә. Кайсы почмакка барсам да, барысы да аның белән бәйле. Аның машинасы тора, шкафта аның киемнәре… мин шкафны ачып, башымны тыгам да, берничә минут иснәп торам. Шул вакытта Камил янында булган сыман. Аны искә төшермәгән көн, сәгать юк. Өйдә булганда ул минем янда кебек. Иртә, кич өйдә йөргәндә догаларымны укыйм.
Камил - ул бик изге кеше иде. Бүгенге көндә аны сагынмаган кеше юк. Вафат булган көндә дә, өйләнешкән көндә дә аның янына барабыз. Аның каберенә утырткан чәчәкләремне дә карап торам. Минем өчен бу бик зур югалту, бик зур сынау һәм моңа беркайчан да ияләшеп булмас инде ул».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев