Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Виктория” җиләге “Яшел Үзән” белән тәмле

Бакча җиләге, халык телендә виктория дип тә йөртәләр - С витаминына иң бай җимешләрнең берсе, аның 100 граммында көнлек норма бар.

Бу яктан ул бары тик карлыганнан гына калыша. Уртача зурлыктагы биш җиләктә С витамины зур бер әфлисунда булган кадәр. Бөер һәм сидек юллары авырулары белән интегүчеләргә сезон буена бакча җиләге ашарга киңәш итә табиблар, чөнки ул бәвел куу үзлегенә ия. Тик көнлек норма 400 граммнан да ким булмаска тиеш, дип аңлата алар.

Уңган хуҗабикәләрнең бүген җиң сызганып кайнатма әзерли торгандыр. Без биргән киңәшләрнең дә бәлки кирәге чыгар.

Кайнатма

Бакча җиләге - 1 кг

Шикәр комы - 2 кг

Су - 1 стакан

Бакча җиләген чистартырга, сабакларын алырга, юарга һәм фарфор яки эмальләнгән савытка салырга. Шикәр комы белән бутап, бер төнгә калдырырга. Вакыт үткәч су өстәп кайнатырга куярга. Кайнаганда күбеген бертуктаусыз алып торырга.

Вареньеның әзер булганын берничә ысул белән белеп була.

1. Күбеге савытның уртасына җыела.

2. Кайнату температурасы 106,5 градустан түбән булмаска тиеш.

3. Салкын савытка бер тамчы варенье агызып, тамчы таралып китмәсә, варенье әзер, димәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев