Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ВИЧ-инфекцияне ир-атлар күбрәк йоктыра

1 кекабрь – Халыкара СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләнә. Ул быел «Глобаль бердәмлек. Гомуми җаваплылык» девизы астында узды.

Сак булыйк!
Татарстан Республикасында ВИЧ-инфекция барлык муниципаль районнарда да теркәлгән. Барлыгы – 25916 очрак, 7184 кеше үлгән, шул исәптән 2386сы ВИЧ-инфекция аркасында.

ВИЧ белән 14733 кеше диспансер исәптә тора. Республика халкының бу инфекция белән зарарлануы 100 мең кешегә 378,4 тәшкил итә. Бу Россия Федерациясе һәм Идел буе федераль округы буенча күрсәткечтән 2 тапкыр кимрәк.

2020 елның 10 аенда Яшел Үзән районында ВИЧ-инфекциянең 39 очрагы (100 мең кешегә 25,9) теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 27,6 процентка кимрәк, әмма Татарстан Республикасы буенча караганда югарырак.

Агымдагы елда эшкә яраклы халыкның ВИЧ-инфекция белән зарарлану тенденциясе саклана, беренче тапкыр ачыкланучыларның 68,1 процентын 30-50 яшьлек затлар тәшкил итә. ВИЧ белән яшәүчеләр арасында ир-атлар (63,8%) өстенлек итә, хатын-кызлар – 36,2 процент. Әлеге авыруны җенси юл белән йоктыру арта бара: 2020 елда 61,4 проценты шулай йоктырган, наркотик препаратлар кулланганда йоктыру 35,6 процентка кадәр кимегән.
Татарстан Республикасында яшүсмерләр һәм 18-29 яшьтәге затлар арасында ВИЧ-инфекция очраклары теркәлүен дәвам итә. Яшьләр аны, нигездә, наркотик препаратлар кулланганда һәм җенси юл белән йоктыра.

Мөһим: ВИЧ-инфекциясенә лаборатор тест гына вирусны үз вакытында ачыкларга һәм авыруны дәвалый башларга мөмкинлек бирә.

«ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча респуб лика үзәге»нең InfoSPID.ru сайтында һәм (843)272-70-90 ышаныч телефоны буенча ВИЧ, аны дәвалау, профилактикалау, медицина тикшерүе узу турында һәм башка сорауларны бирергә була.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнары территориаль бүлеге барыбызны үзебезнең ВИЧ-статусы турында уйланырга, сәламәтлегебезгә сакчыл карарга, ел саен ирекле рәвештә ВИЧ-инфекциясенә тикшерү узарга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыра.

Кирәкле мәгълүматны, шулай ук, «СТОПВИЧСПИД.РФ» һәм o-spide.ru интернет-ресурсларында алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев