Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Вице-президент утырган вертолет югалган: ул һәлак булгандыр, дип фаразлыйлар

Малави вице-президенты утырган вертолет югалган: ул һәлак булгандыр, дип фаразлыйлар/

Африканың Малави иле вице-президенты утырган вертолет радарлардан югалган. malawi24.com сайты фаразынча, ул үлгән булырга тиеш. Чөнки иртәнге уннан бирле аның хакында хәбәр юк.

Вице-президент Саулос Клаус Чилима илнең башкаласы Лолонгве шәһәреннән очып китә. Ул илнең төньягындагы Мзузу аэропортына төшеп туктарга тиеш була. Әмма вертолет радарлардан югала. Ул Чикангава дигән торак пункт янында һәлакәткә юлыккан, дип фаразлыйлар. Экипаж һәм пассажирлар турында берни билгеле түгел.

Ил президенты Лазарус Чаквера югалган очкычны эзләү өчен коткару операциясе башлаган. Ул Багам утрауларына барырга тиешле сәяхәтен кичектергән.

Малави Африканың көньягында, Мозамбик, Танзания янында. Малави Африканың иң тыныч илләреннән санала.

Иран президенты Ибраһим Раиси утырган вертолет та радарлардан югалган иде. Президент исәндер, вертолет аварияле төшеп кенә утыргандыр, дип фаразладылар, әмма очкыч тауларга бәрелеп янган булып чыкты.

Чыганак-фото: Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев