Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Ветераннар әле дә төз ата

Җаваплы хезмәтендә төрле хәлләр килеп чыкса да, эше тыгыз булса да, Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Ханбиков Эчке эшләр министрлыгы пенсионерлары белән очрашырга вакытын таба.

Полиция полковнигы  ветераннарга  яшь буынның аларның традициясен дәвам итүе турында сөйләде. Айрат Равил улы Эчке эшләр министрлыгының отставкадагы  хезмәткәрләрен  бүлекнең оператив эшчәнлеге белән дә таныштырды.  Ул шулай ук  полицейскийларның хезмәте сыйфатының  эш урыннарының ничек оештырылуына, җиһазланышына бәйле булуын билгеләде. Үз сүзләрен раслап ул  аларны кадрлар бүлегенең яңа бинасын һәм шулай ук ремонтланган кизү тору частен, тирны карарга чакырды.  Ветераннар анда үзләренең  ату осталыгын да күрсәтте. Пистолеттан иң оста атучы  отставкадагы милиция подполковнигы 70нче елларда милиция начальнигы Владимир Федюнин (рәсемдә) булды. Владимир Иванович 30 мөмкинлекнең 30ында да төз атты.
Очрашу барышында ветераннар яшь буынны тәрбияләүнең актуаль мәсьәләләрен күтәреп чыкты. «Карамалы Тау» милиция бүлегендә 40 ел эшләгән Анна Борисова, мәсәлән,  милиция капитаны Әнвәр Лотфуллин истәлегенә  хәрби самбо буенча турнирны чираттагы тапкыр уздыруны тәкъдим итте (Ә.Лотфуллин кораллы җинаятьчене тоткарлаганда 1976 елның 10 декабрендә һәлак булган). Айрат Ханбиков  бу турнирның,  һичшиксез уздырылачагын һәм аның участковый эшләгән бистәдә булачагын ышандырды.

Лилиана Славкина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев