Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Венера Якупова: «Журналистика – язмышым бүләге»

«Казанские Ведомости» газетасының баш мөхәррире, Татарстан журналистлар берлеге рәисе урынбасары Венера Якуповага Россия журналистлар берлегенең 2015 ел өчен премия тапшырылды. Ул шушы олы бүләккә «Россия журналистикасының алтын киштәсе» номинация­сендә «Добро и зло российской журналистики» китабы өчен лаек булды.

Китап беренче мәртәбә массакүләм мәгълүмат чараларының «Вся Россия» фестивалендә Дагомыста, икенче тапкыр октябрьдә Татарстан журналистлары берлегендә тәкъдим ителде һәм киң катлам укучыларның, җәмәгать эшлеклеләренең, журналистларның югары бәясен алган иде инде.
Каләмдәшебезне җиңүе белән ихластан котлыйбыз!
Шуны да әйтергә кирәк: Венера Якупова - безнең якташыбыз, Васильевода туып үскән талантлы, районыбызның күренекле шәхесе. Үзенең журналистикага килүен ул менә ничек искә ала:
- Балачактан укырга ярата идем. Моны бездә әти- әниебез тәрбияләгәндер, чөнки икесе дә китап сатып алырга, укырга ярата иде. Соңрак үземдә дә язып карау теләге туды. Башта шигырь язу белән мавыктым. Алай гына да түгел, аларны бастырып чыгару теләге белән яшәдем һәм, кыюлыгымны җыеп, шигырьләремне Мәскәүгә - «Комсомольская правда» газетасына җибәрә башладым. Ул вакытта «Комсомолка»да мәктәп укучылары өчен махсус «Ал җилкән» сәхифәсе чыгып килә иде. Көннәрдән бер көнне ике юллык шигыремне бастырып чыгардылар. Исемемне күрсәтергә онытканлыктан, шигырьнең авторын газетада «Яшел Үзән районы Васильево бистәсенең беренче мәктәбе укучысы» дип биргәннәр иде. Үз шигыремне, билгеле инде, таныдым, күңелем үсеп китте һәм районның «Зеленодольская правда» газетасы каршында ачылган «Яшь журналист мәктәбе»нә барып язылдым. Анда өч ел буе йөрдем, язмаларым даими рәвештә басылып килде. Шуның өстенә әле язмаларым өчен 10-12 сумлап гонорар да килеп торды.
Хәтерлим, VI сыйныфта фотография белән мавыга башладым, абыем Гомәр Мөхәммәтшин миңа шунда ук фотоаппарат, әти-әниләрем башка кирәк-яракларны алып бирде. Алар безнең шөгыльләребезгә, теләкләребезгә карата һәрвакыт игътибарлы булды. Әниебез әле дә төп сердәшебез. Кызганыч, әтиебез арабыздан иртәрәк китеп барды.
Венера Якупова турында сүз әйткәндә үзе җитәкләгән газетаның тиражы турында язу да җитә - 24 мең! Бу Татарстанда иң зур тиражларның берсе. Сыйфатлы газетаның җитәкчесе үз эшенең чын остасы булуын дәлилләп торасы юк.
Венера ханым «Яшел Үзән» газетасына да һәрвакыт хәерхаһлы булды. Газета тормышы белән кызыксынып, баш мөхәррирләребез белән аралашып тора, үзенең саллы тәҗрибәсе белән уртаклашырга җай һәм вакыт таба. Без дә үз чиратыбызда аның иҗаты белән кызыксынабыз һәм уңышларына сөенәбез. Китаплары - редакциянең өстәл китапларына әйләнде. Менә хәзер алар арасына «Добро и зло российской журналистики» китабы да өстәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев