Яшел Үзән полициясе хезмәткәрләре тревога сигналы белән Космонавтлар урамында "кайнар эздән" велосипед урлаучыны тоткарлады.
Патруль-пост хезмәтенә хәбәр көндезге унбердә килә. Полицейскийлар урынга барып җиткәч уку йорты территориясеннән койма аша тиз йөрешле велосипед ыргытырга маташучы ирне күрә. Зыян күрүче 8 яшьлек малай үзенең 8 мең сумлык "тимер атын" урлаганны күргәч ярдәм сорап кычкырырга тотына. Талаучыны эчке эшләр бүлегенә китерәләр, ә велосипед хуҗасына кайтарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
18+
Нет комментариев