Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ВЭБ.РФ ярдәме белән Яшел Үзәндә элеватор төзеләчәк

«Свияжск-Зернопродукт» компаниясе ВЭБ.РФтан Зөя төбәкара мультимодаль логистик үзәге территория­сендә бөртекле һәм майлы культураларны саклау һәм эшкәртү өчен заманча элеватор төзүгә 1 млрд.сум күләмендә ташламалы кредит алачак.

Килешүгә Мәскәүдә кул куйдылар. Видеоконференцэлемтәдә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

– Татарстан командасының нәтиҗәле эшләве турында күп сөйләргә мөмкин. Иң яхшы нәтиҗә – ил өчен мөһим проектларны эшләтеп җибәрү. Зеленодольск шәһәрендә ВЭБ.РФ ташламалы кредит акчасына элеватор төзеләчәк. Продукциянең күп өлеше Иран, Сүрия, Африка, Әзербайҗан һәм Якын Көнчыгышның башка илләренә экспортка китәчәк. Димәк, компания тиз үсә, инвестиция­ләр җәлеп итә, шәһәрдә яңа эш урыннары булдыра алачак, – дип шәрехләде килешүгә кул куюны ВЭБ.РФ

Шәһәр үсеше буенча баш идарәче партнеры Ирина Макиева.


«Свияжск-Зернопродукт» ҖЧҖ Зөя мультимодаль логистик үзәк территориясендә берьюлы 122 мең тонна ашлык саклау куәте булган заманча элеватор төзү проектын гамәлгә ашыра.
80нән артык эш урыны булдырылачак, 3 млрд сумга якын инвестиция җәлеп ителәчәк. Элеватор комплексы 2024 елда ук ашлыкның беренче партияләрен кабул итә алачак.
Тулы куәтенә эшли башлау 2025 елның III-IVкварталында планлаштырыла.


Бу зур вакыйга һәм сезгә бик рәхмәтлебез, Ирина Владимировна. Очрактан файдаланып, сезне илебезнең зур ашлык хаб­ларының берсе булачак бу порт элеваторын ачуга чакырыр­га телибез. Без сезгә, Мидхәт Рәфкатович, рес­публика Икътисад министрлыгы командасына рәхмәтлебез. Конструктив эш өчен барлык коллегаларга рәхмәт, – диде Михаил Афанасьев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев