Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильевога ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары килде

Ринат Садыйков булачак яшьләр үзәге төзелеше планлаштырылган мәйданчыкны карады. Аның урыны инде Ленин урамындагы «Магнит" кибете янында, авария хәлендәге ике йорт урынында сайланган. Проектны Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы алып бара.

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкиле бистә һәм район хакимияте вәкилләре белән берлектә техник характердагы, территорияне төзекләндерү, керү юлларын әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Исегезгә төшерәбез, яшьләр үзәге якындагы елларда Васильевода барлыкка килергә тиеш. Беренче яртыеллыкта бистәдә ике җәмәгать тыңлаулары уздырылды, аның нәтиҗәләре буенча яшьләр үзәге проекты формалаштырылачак. Республикада барлыгы 37 яшьләр үзәге эшли инде, шуларның берсе Яшел Үзәндә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев