Васильевода хатын-кыз иренә пычак белән ташланган
Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 973 чакыру килгән.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Шуларның 587се – шәһәрдән, 386сы районнан булган. 393 кешене госпитализацияләгәннәр: 286сы – шәһәрдән, 107се – районнан.
Карамалы Тауның Гвардейская урамында күкрәгенә пычак кадалган 58 яшьлек ир янына чакыру булган. Медиклар бригадасы урынга килеп җиткәндә, ир алган җәрәхәтеннән, җан тәслим кылган.
Медиклар К.Маркс урамында хатыны башын җәрәхәтләгән 39 яшьлек исерек ир янына чакыртылган. Зыян күрүчене травматологиягә китергәннәр.
Тургенев урамында билгесез шартларда ботына пычак кадалган 43 яшьлек исерек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны травматологиягә алып килгәннәр.
Васильевоның Киров урамында хатыны корсагына пычак кадаган 52 яшьлек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүче хирургия бүлегенә китерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев