Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Васильевода төтен торбасының төзексезлегеннән куркыныч янгын чыккан

4 – 10 августта янгын сүндерүчеләр 10 чакыру кабул итеп алган.

Шуларның 3есе ялган булган. 3 янгын очрагы теркәлгән.

Олы Ачасыр авылының Кооперативная урамындагы йорт мунчасында янгын, якынча фаразлауларга караганда, электр җиһазыннан файдаланганда кагыйдә бозудан чыккан. Нәтиҗәдә, 32 квадрат метр мәйданга зыян килгән.

Васильевоның Пионерская урамындагы йорт мунчасында утның төтен торбасының төзексезлегеннән чыккан булуы бар. 42 квадрат метрга зыян салынган.

Васильевоның Солнечная урамындагы йортта янгынның электр җиһазыннан чыккан булуы ихтимал. Бу очракта, 12 квадрат метрда мунча, 15 квадрат метрда гараж, 7нче йортның фронтоны янган, күршедәге йортның 4 квадрат метрда стенасы корымланган.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев