Васильевода "Пятерочка"да төнлә урлашкан җинаятьче тотылган
Ул 17 яшьлек яшүсмер булып чыга. Васильеволының эзенә оператив-эзләү чаралары барышында чыгалар.
Исегезгә төшерәбез, май ахырында, төнлә "Пятерочка"да тәрәзәне ватып, 6 мең сумга якын алкоголь эчемлекләрен урлаганнар иде.
Балигъ булмаган җинаятьче исерек хәлдә булуын таныган. "Акча булмады, әмма дәвам итәсе килде", - ди ул.
Яшүсмергә яшәү урыныннан беркая да барырга ярамый, ул читкә китмәү турында подписка астында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев