Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильевода "Көзге каникуллар" дигән профилактик рейд узды

Бүген иртән Васильевода Яшел Үзән районы ЮХИДИ хезмәткәрләре "Көзге каникуллар" профилактик чаралары кысаларында рейд уздырды.

Юл-патруль хезмәте экипажларының берничәсе бистә буйлап урнашкан, мәктәпкәчә һәм социаль учреждениеләр янында булды. Төп максаты - балаларны йөрткәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны булдырмау.

Васильеволыларга карата бер сәгать эчендә барлыгы 8 беркетмә төзелгән:

  • РФ КоАП 12.23 маддәсенең 3нче бүлеге нигезендә, "Юл хәрәкәте кагыйдәләре билгеләгән балаларны йөртүгә карата таләпләрне бозу". Әлеге хокук бозу өчен штраф 3 мең сум тәшкил итә.
  • 2 машина йөртүче мәҗбүри иминиятләштерү полисыннан башка була.
  • 1 автомобилҗ йөртүченең куркынычсызлык каешын эләктерелмәгән.

Көннәр тиз кыскара, яктылык бик аз, шуңа да Яшел Үзән районы ЮХИДИ бүлеге уңайсыз һава шартлары белән бәйле юл вакыйгалары булмасын өчен, һәр кешегә дә игътибарлы, сак булырга һәм яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланырга чакыра.
Исегезгә төшерәбез, “Көзге каникуллар” профилактик чарасы 2 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр бөтен Татарстан буйлап уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев