Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Васильевода каенатасы киявенә пычак кадаган

Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 836 чакыру килгән.

Шуларның 541е – шәһәрдән, 295е районнан булган. 380 кешене госпитализацияләгәннәр: 254е – шәһәрдән, 110ы – районнан.

Комаров урамында билгесез ир-атлар кыйнаган 46 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыру алынган. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр.

Туктаров урамында битенә билге­сез кеше «баллончик»тан сиптергән 46 яшьлек иргә медицина ярдәме таләп ителгән. Аны офтальмология бүлегенә алып килгәннәр.

Медикларны Хаҗиев урамына билгесез кешеләр кыйнаудан баш мие җәрәхәтләнгән 42 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыртканнар. Зыян күрүче травматологиягә китерелгән.

Васильевоның Юдин урамында корсагына кияве пычак кадаган 63 яшьлек иргә ярдәм күрсәтелгән. Аны хастаханәгә китергәннәр.

Рәзилә Хәйретдинова фотосы, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев