Васильевода фаҗига: өй тулысынча янып беткән
8 – 14 декабрьдә янгын сүндерүчеләр 19 чакыру кабул итеп алган.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Шуларның 5есе ялган булган. 7 янгын очрагы юкка чыгарылган.
Васильевоның «Волга» бакчачылык җәмгыятендә өй тулысынча янып беткән. Барлыгы 24 квадрат метр мәйданга зыян килгән. Ут электр җиһазын монтажлау кагыйдәсен бозудан чыккан.
«Тура 2.0» индустриаль парк территориясендәге төзелеш бытовкасында ут электр җиһазын монтажлау кагыйдәсен бозудан чыккан. Эшчеләр янган бытовканы экскаватор белән эттереп сүндергән.
М-7 федераль трассасында «Ситрак» автомобиле юлдан төшеп китеп коймага бәрелгән. Коткаручылар автомобильдән йөртүчене чыгарып, медицина хезмәткәрләре кулына тапшырган.
Норлатның Төзелеш урамында автомобильнең механизмнарының төзек булмавыннан моторына ут капкан. Янгынны җирле сүндерүчеләр юкка чыгарган.
Васильевоның Пушкин урамындагы шәхси мунчада янгын төтен торбасының төзек булмавыннан чыккан. Нәтиҗәдә 12 квадрат метрга зыян килгән.
Карамалы Тауның Большая Кочемировская урамындагы ашамлыклар кибете бинасында янгынның электр җиһазыннан чыккан булуы ихтимал. Барлыгы 100 квадрат метр мәйданга зыян килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев