Васильевода этләр 11 яшьлек кызга ташланганнар
Яшәеш

Васильевода этләр 11 яшьлек кызга ташланганнар

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте барлыгы 955 чакыру кабул итеп алган.

Шуларның 592се – шәһәрдән, 363е районнан булган. 364 кешене госпитализацияләгәннәр: 234е – шәһәрдән, 90ы – районнан.

Гоголь урамында билгесез кешеләр кыйнаудан кабыргалары сынган 43 яшьлек исерек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны травматологиягә китергәннәр.

Васильевода битенә берәүнең баллончиктан сиптерүе сәбәпле күзләре пешкән 31 яшьлек хатын-кызга ярдәм күрсәтелгән. Зыян күрүче госпитализациядән баш тарткан.

Стадионная урамында 50 яшьлек хатын-кызның аягын билгесез эт тешләгән. Аны медиклар травматологиягә китергән.

Медиклар Васильевода да аягын эт тешләп җәрәхәтләгән 11 яшьлек кызга ашыгыч ярдәм күрсәткән. Зыян күрүчене дәваханәгә алып килгәннәр.


Нет комментариев