Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильевода "Безнең ишегалды": халык фикере өстенлекле

ТР Президентының "Безнең ишегалды" программасын тормышка ашыру тулы куәтенә бара. Быел Яшел Үзән районында 83 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк. Шуларның 12се Васильево бистәсендә.

Күпчелек ишегаллары ремонтланган инде. Эшләр башланыр алдыннан аларның һәркайсында халык белән җыелышлар үткәрелә. Кичә мондый фикер алышу Беренче Май урамындагы 16нчы һәм Шевченко урамындагы 12нче йортларында яшәүчеләр белән булды.
Күрше йортлар юл челтәре белән тоташтырылырга тиеш. Биредә яшәүчеләр белән шулай ук тротуарлар, парковка урыннары, балалар мәйданчыклары урнаштыру турында да фикер алыштылар.

- Быел барысын да бездә эшләячәкләрме? Күпме еллар бернәрсә дә булмады, ә хәзер ремонтларлармы? – дип күршеләр ышанычсызлыгын белдереп сорашты.

Уңай җаваплар шатлык тудырды. Очрашуда бит җирле администрация хезмәткәрләре генә түгел, бөтен республика буенча "Безнең ишегалды" программасы белән шөгыльләнүче Наталия Фишман-Бекмамбетова командасы вәкилләре дә бар иде.

- Әлеге ишегалларында халык белән узган ел да очраштык. Әйтик, Беренче Май урамындагы 16нчы йортта яшәүчеләр парковка зонасын йорт яныннан чыгаруны сораган, шуңа күрә без аны план-схемада күрсәттек тә. Хәзер алар үзгәрешләр кертте - агачны алып ташлап, парковканы киңәйтәчәкләр.

Шулай итеп, барысы да чынбарлыкта булачак. Безгә халык фикере мөһим, ул өстенлекле, - дип сөйләде Яшел Үзән районының баш архитекторы Михаил Сафонов.

Бу ишегалларын төзекләндерү эшләре якын арада башланачак. Яшәүчеләр белән фикер алышу белән, барлык үзгәрешләр дә расланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев