Васильево хастаханәсенең кардиология бүлегендә ремонт эшләре тәмамланып килә
Район башлыгы Михаил Афанасьев Васильево хастаханәсенең стационарында булды, анда кардиология бүлегендәге ремонт эшләре тәмамланып килә.
Бинаның өченче катында тулы реконструкция барлык инженер коммуникацияләрен, тәрәзә һәм ишекләрне алыштыруны, палаталарны һәм медицина кабинетларын, коридорларны һәм хезмәт бүлмәләрен яңартуны үз эченә ала.
Хәзерге вакытта эшләрнең 80%тан артыграгы башкарылган. Бүлеккә яңа мебель һәм медицина җиһазлары кайтарыласы калды.
Визит барышында хастаханәне алга таба да үзгәртү мәсьәләсе турында фикер алыштылар. Стационарның кабул итү һәм хирургия бүлекләренә дә ремонт тәлап ителә. Киләсе елда эшләр дәвам итәчәк.
ЗЦРБ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев