Васильево спортчылары Һиндстанда узган Халыкара ярышлардан 4 алтын һәм 2 көмеш медаль алып кайта
19 гыйнварда Хәйдәрәбат шәһәрендә көнчыгыш көрәш «Сетокан» буенча дөнья чемпионаты һәм беренчелеге старт алды.
Җиңүләр чиратын алтын медаль иясе булган иң яшь катнашучы 9 яшьлек Аделина Игнатьева ачты. 10 яшьлек Каролина Шәрәфиева «ката»дисциплинасында дөнья чемпионы булды. 16-17 яшьлек яшүсмерләр арасында Тимур Николаев җиңде. Ясминә Мостафина 10-11 яшьлек кызлар арасында «алтын»га ия булды. 14-15 яшь категориясендә дөнья беренчелегенең көмеш призеры Милана Шәрәфиева булды, ә Алмаз Альменов 10-11 яшь категориясендә 2нче урынны алды.
Барлыгы 26 илдән 500дән артык катнашучы үз осталыгын күрсәткән ярышта бүләкләү тантанасы этаплап уза.
Васильевоның 2нче спорт мәктәбе тренеры Ралиф Шәрифиевны һәм спортчыларыбызны котлыйбыз!
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев