Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильево район хастаханәсендә клиник лаборатория диагностикасына яңа табиб билгеләнде

Яшь белгеч Ләйлә Рәис кызы Хәммәдиева белән танышабыз.

Бу җәйдә ул Казан дәүләт медицина университетын «медицина биохимиясе» юнәлеше буенча тәмамлый һәм шунда ук Васильево хастаханәсенең дус коллективына кушыла. Кыз Васильевода үсә һәм үз бистәсен чын күңелдән ярата, шуңа күрә башка эш урынын карамый да

-Лабораториядә без бик күп төрле тикшеренүләр үткәрәбез. Монда һәр анализны җентекләп карап, бик игътибарлы булырга кирәк. Чөнки диагностика - төгәл диагноз кую һәм дәвалау билгеләү буенча иң мөһим аспектларның берсе, - ди Ләйлә Рәис кызы.

Эшнең мөһимлеген аңлап, яшь табиб яраткан эшенә бөтен җаваплылык белән карый. Чөнки ул балачактан ук кешеләргә ярдәм итәргә хыялланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев