Васильево бистәсендә универсаль спорт залы төзелеше дәвам итә
Барлык эшләр расланган график буенча алып барыла. Агымдагы елның 1 сентябренә спорт залы файдалануга әзер булырга тиеш.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2020 елның 3 апрелендәге карары нигезендә, гомуми изоляция режимы төзелеш материаллары җитештерүче төзелеш оешмаларына һәм предприятиеләренә кагылмый.
Васильевода бистәсендә зал төзелеше мең тирәсе бала укыган гомумбелем бирү иң зур мәктәбеннән ерак түгел бара. Янәшәдә җирле спорт мәктәбе дә урнашкан.
Универсаль залда баскетбол, волейбол, мини-футбол кебек спорт төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге булачак. Тренажер залы оештыру да планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев