Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильево бистәсе башлыгы Эльдар Хәлиуллин район башлыгы һәм шәһәр мэры Михаил Павловичны күркәм юбилее белән котлый

Хөрмәтле Михаил Павлович! Туган көнегез – 50 яшьлек юбилеегыз белән ихлас котлауларны кабул итегез!

Сез бетмәс энергия, максатларыгыз ны тормышка ашыру һәм уңышларга ирешүегез белән аерылып торасыз. Яшел Үзән районында вазифаларыгызны аз вакыт башкаруыгызга карамастан, үзегезне нык принциплы, эш барышында кирәкле карарларны кабул итә белүче җитди җитәкче, грамоталы профессионал итеп күрсәттегез.

Алга таба да барлык эшләрегез уңай һәм җиңел барсын, канәгатьләнү бирерлек җиңүләрегез күп булсын.
Сезгә нык сәламәтлек, муллык, күңел күтәренкелеге, катлаулы һәм җаваплы эшегездә зур уңышлар, якыннарыгызның терәген һәм күңел җылысын тоеп яшәвегезне телим.

Эльдар Хәлиуллин, Васильево шәһәр тибындагы бистә башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев