Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильево бистәсендә яшәүче Нуруллина Зөгария Галимҗан кызы 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Бүген аны Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм үз исеменнән Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев котлады.

«Сез үзегезне 100 яшьтә ничек күз алдына китерәсез? Ышанам, һәркайсыгыз бу сорауны ишеткәч, елмаеп куя, без дә бу яшькә кадәр яши алачакбызмы?

Зөгария Галимҗан кызына карап мин тагын бер кат инандым: озын гомернең сере – тормышка һәм кешеләргә карата аерым мөнәсәбәттә. Озак яшәүчеләр белән күп тапкырлар аралашканнан соң, аларның барсын да тату гаилә берләштерә дигән нәтиҗәгә килдем. Алар гомер буе эшли, хәрәкәттә була, кешеләргә начарлык теләми һәм эшләми, көнләшми һәм дөньяга елмаеп карый.

Бүген Зөгария Галимҗан кызы Коръәннән бер аять укыды. Ул 65 яшендә гарәп телен өйрәнә башлый һәм мөселманнарның изге китабын 155 тапкыр оригиналда укый. Телевизор карый, кроссвордлар чишә, кул эшләре белән шөгыльләнә. Ул юмор һәм зирәк киңәшләре белән бик кызыклы әңгәмәдәш.

Зөгария Нуруллина 42 ел башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли, ире белән өч бала тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә 4 оныкчыгы үсеп килә.

Ныклы сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телибез!» – дип язган үзенең Телеграм сәхифәсендә Яшел Үзән муниципаль район башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев