Васильево бистәсендә янгын сүндерүчеләр 93 яшьлек ханымны коткарган
Кичә ртәнге 4:30да Спорт урамындагы биш катлы 22 нче йортта янгын була.
Шаһитлар өйнең икенче катында ут белән капланган балконны күреп алалар, шунда ук янгын сүндерүчеләрне чакыралар. Урынга килгән 153нче янгын-коткару часте хезмәткәрләренә күршеләр фатирда олы яшьтәге хатын-кыз яшәве турында хәбәр итәләр.
Башта ачкыч белән ишекне ачарга тырышып карыйлар, барып чыкмый. Ватып керергә туры килә. Янгын сүндерүчеләр шунда ук фатир хуҗабикәсен табып ала. Әби аңында була. Капюшон рәвешендәге коткару җайланмасы ярдәмендә Васильево янгын сүндерүчеләре хатын-кызны урамга чыгарып, медиклар кулына тапшыра.
Хәзер ул Васильево хастаханәсендә дәвалана, төтен белән агуланган, үпкәсе зыян күргән.
Үзегезне саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев