Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Васильево бистәсендә чыккан янгын өч кешенең гомерен өзә

Янгын турында хәбәр иртәнге сәгать алтылар тирәсендә килеп ирешә – йортта яшәүчеләр төтен исеннән уяна.

Хуҗабикә һәм аның 20 яшьлек улы котылып кала алган. Ә ире, аның өлкән яшьтәге әнисе һәм 14 яшьлек кыз өйдән чыга алмаган.

Фаҗига урынында тикшерүчеләр, экспертлар һәм тикшерү комитеты вәкилләре эшләгән. Янгынның сәбәпләре ачыклана. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәт­кәрләре янә искәртә: янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, электр үткәргечләренең төзеклеген тикшереп тору һәм балаларны күзәтүсез калдырмау – формальлек түгел, ә гомерне саклау чарасы.


5 – 11 гыйнварда Яшел Үзән гарнизоны бүлекчәләре 16 тапкыр тревога буенча чыккан. Алар 5 янгынны сүндергән, 6 тапкыр ашыгыч хезмәтләр белән барган, 4 чакыру ялган булган.

Ремплер бистәсенең Пионерская урамындагы торак йортта янгын электр җиһазыннан файдаланганда кагыйдә бозудан чыккан. 50 квадрат метр мәйданга зыян килгән.

Васильевоның Пионерская урамындагы торак йортта янгын төтен үткәргеч торбаны дөрес монтажламаудан чыккан. Бу очракта 1 квадрат метр зыян күргән.

Яшел Үзәннең Демократическая урамындагы мунчада ут морҗасының төзек булмавыннан чыккан. Барлыгы 30 квадрат метр мәйдан янган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев