Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильево бистәсе янындагы фаҗигале юл-транспорт һәлакәтендә өченче корбан - таксист Андрей Романов була

Ул Казанда яши, таксида эшли. Шул фаҗигале кичне ул юл кырыенда тукталган «ЛАДА Гранта» машинасының руле артында була, соңрак аңа Hyundai бәрелә.

"Андрей-безнең якын дустыбыз. Танышуыбыз аның белән таксида башланды. Ул безнең барлык коллегаларыбыз өчен искиткеч юмор хисле, ихлас игелеккә ия булуның ачык мисалы булып кала. Ул бәлагә эләккән кешеләргә ярдәмгә килергә әзер торучыларның берсе. Һәрвакыт: «Таксист таксистка – дус һәм абый кебек» - дип әйтә иде дип, искә ала коллегасы Роберт Ибраһимов.

Андрейның ике баласы һәм хатыны калган. Ул гаиләдә туендыручы булган. Таксида эшләү өчен машина сатып ала.

Андрейның хезмәттәшләре, аның исемен мәңгеләштерү өчен, һәлак булган урынында һәйкәл куярга планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев