Вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча түләүнең нечкәлекләре
Авыруларның беренче өч көнендә пособиене эш бирүче түли, ә дүртенче көннән башлап акча Социаль фонд бүлегеннән күчерелә.
Фото: ясалма интеллект
2026 елдан түләүләрнең гомуми суммасы 7 миллиардтан артып киткән.
Күләме, иминият очрагына кадәрге ике календарь елда хезмәткәрнең уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнелә. Хезмәт хакы түләүнең минималь күләменнән түбәнрәк яисә иминият стажы алты айдан азрак булганда, пособие хезмәткә түләүнең минималь күләме нигезендә исәпләнелә. 2026 елдан МРОТ 27 093 сумга кадәр күтәрелгән.
«Татарстанда түләүләр системасы автомат рәвештә бара. Уртача һәр көнне 1267гә якын пособие күчерелә. Күләме иминият стажына һәм хезмәт хакына бәйле. Сигез елдан артык стажлыларга уртача хезмәт хакының – 100%ы, биштән сигез елга кадәр – 80%ы, биш елдан кимрәк булган очракта 60%ы түләнә. Агымдагы елда бер көнгә максималь түләү 6 827,40 сумга җитә», – дип билгели Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев