Вакыт узса да, онытылмый
Шундый вакыйгалар була, ул күңелеңдә йөреп, сине айлар, еллар буе җылытып тора.
Күңелдә рәхмәт һәм сөенеч хисләре озак яши.
Мин Зур Өтәк авылы өлкәннәре хөрмәтенә клуб мөдире Гөлфәния Фәттахова оештырган кичә турында язып үтмәкче булам. Атамасында «зур» сүзе булса да, авылыбыз кечкенә. Шул кечкенә генә авылыбызда Гөлфәния зур итеп бик матур бәйрәм - картлар көнен уздырды. Бу уңайдан пенсио нерларга май заводы директоры Фәнис Гарифуллинның гошер сәдакасын (бүләген) өләшеп чыктылар. Һәр кергән йортта өлкәннәрнең хәлләрен сорашып, кирәк булганда киңәшләрен биреп, олы кешеләрнең күңелен күрделәр. Безгә күп кирәкмени, барыбыз да бик канәгать булып, рәхмәт догалары укыдык, матур теләкләребезне җиткердек. Шул ук вакытта көндезге 11 сәгатькә бәйрәм чарасына өндәү дә булды. Кичәне авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев котлау сүзләре һәм Республика яңалыклары белән ачып җибәрде. Концерт барышында халык аның җырлавын сорагач, үзе гармунда уйнап бик матур җырлады. Шулай ук почтальоныбыз Әлфия Әхмәдуллинаның моңлы тавышын да бик яраттылар, кат-кат чакырып җырлаттылар. Мулла Иле мәдәният йорты директоры Гөлинә Гәбделхәева шигырьләр сөйләде. «Пәри күрдем» дигән шигырьне сөйләгәч, халык рәхәтләнеп көлде. Авыл җирлеге сәркатибе Наташа Җиһаншина бик матур итеп биеде. Шулай ук укучы балалар да үз осталыкларын күрсәттеләр. Аннары мул итеп әзерләнгән табын артына чакырдылар, тәмле чәй белән сыйландык.
Безне ничек ачык йөз белән каршы алсалар, киткәндә дә матур итеп озаттылар. Йөрергә авыр булганнарны Илдар Сәлахиев үзе машинасы белән өйләренә кадәр илтеп куйды. Гомумән, кичәдән өлкәннәр бик канәгать булып таралышты.
Зөләйха Фәхретдинова.
Зур Өтәк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев