Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

V «Татар сүзе» нәфис сүз бәйгесендә иң күп сайланган авторларны атадылар

Бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында V «Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең финалы турында сөйләштелер.

Бәйгенең жюри әгъзасы, Татарстанның халык артисты Ирек Хафизов 2025 елда катнашучылар тарафыннан иң күп сайланган популяр авторларны искә алды.

«Беренче чиратта, әлбәттә, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, ягъни классик шагыйрьләребез. Шулай ук Роберт Миңнуллин, Шәүкәт Галиев, Йолдыз Шәрәпова иҗатлары да бик популяр. Яшь язучыларыбызны да бик күпләп укыганнарын күрдек. Ләкин катнашучылар күбрәк классик шагыйрьләргә мөрәҗәгать итәләр», – дип белдерде ул.

«Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе бу елны бишенче тапкыр үткәрелә. Бәйгене Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясе ярдәме белән «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе оештыра һәм телевизион проект буларак тормышка ашыра.

Бу ел бәйгегә 4500 гариза килгән. Жюри әгъзалары алар арасыннан 38 җиңүче билгеләгән. Җиңүчеләр арасында 2 миллион сумлык премия фонды бүленә. Бәйгегә Татарстанның барлык районнарыннан, Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Казахстан, Беларусь һәм Төркиядән дә гаризалар җибәрелгән. Иң яшь катнашучы 2, иң олы катнашучы 100 яшьтә булган.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев