Узып баручы елда Яшел Үзән уңышлары
Узган ел ахырында Осиново авыл җирлегенә кергән Новониколаевский бистәсендә, илебезнең 800дән артык шәһәренә хезмәт күрсәтүче ЭТМ компаниесенең логистик проекты эшли башлады. Районыбызда булган йөк машиналарына сервис хезмәте күрсәтүче КамАЗ һәм Скания үзәкләренә якын арада ДАФ үзәге дә кушылачак. Ул М-7 федераль трассасының клевер развязкасыннан ерак түгел урнашачак.
- Туристларны җәлеп итү буенча традицион һәм бөтенләй көтелмәгән юнәлештә зур эш башкарылды һәм башкарыла. “Яркий Зеленодольск”, Раифа бакасы, “Татар авылы” этнография музее – болар барысы да туристларда зур кызыксыну уятты.
- “Зеленодольск. Майдан. Шашлык” дача сезонын ачу чарасы барлык яшел үзәнлеләрнең күңеленә хуш килде. Быел аны “Кушкапка уены” тулыландырды.
- Раифа авыл җирлегендә “Авангард” кооперативы югары сыйфатлы аксым һәм борчак крахмалы җитештерү инновацион проекты гамәлгә керде. Бу авыл хуҗалыкларына борчак чәчеп үстерүгә этәргеч булып тора.
- Экономик кризиска карамастан, “Индейка”, “Индюжина”, “Ягодная долина” кебек шәхси эшмәкәрләр уңышлы гына эшли бирә. Олы Якедә мультитемпературалы саклау складлары төзелде.
- Фото https://zelenodolsk-online.ru/gorodskoe-ozero-vy-shlo-iz-beregov/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев