Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Узган тәүлектә Татарстанда тагын 35 кеше COVID-19 коронавирусы белән чирләгән

146 кеше әлеге сырхауны җиңеп, хастаханәдән чыкты.

ТРда коронавирус йоктыруның 35 яңа очрагы ачыкланды. Аларның 10сы ашыгыч рәвештә хастаханәгә салынган, 25 кеше күрсәтмә буенча изоляциядә булып, өйдә дәвалана.

Авыручылар арасында Казанның 24 кешесе, Спас районында яшәүче 4, Баулы районында 3 кеше, икесе Бөгелмә районыннан. Автошәһәрдә, Яшел Үзән районында берәр очрак теркәлгән.

Соңгы 24 сәгать эчендә 146 пациент COVID-19дан дәваланган.

Коронавирус инфекциясеннән вакцинация башланганнан бирле барлыгы 133 484 кеше прививка алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев