Узган елның истәлекле вакыйгалары
Тагын бер ел сизелми дә артта калды. 2024 ел шатлыклы, шул ук вакытта борчулы вакыйгалары белән истә калып, тарих битләренә язылыр. Ул Яшел Үзән районы һәм шәһәре өчен дә мөһим чараларга бай булды. Бүген без үткән ел дөнья күргән 51 газетаның битләренә күз салабыз. Анда ниләр бар икән?
Гыйнвар
Бишенче ел рәттән Урысбага авылында «Балык тоту» фестивале узды. Һәм ул илебезнең төрле шәһәрләрендә яшәүче якташларны җыйды.
Районда хисап сессияләре башланды.
Берничә көн эчендә карның айлык нормасы яуды. Юлларны чистарту өчен коммуналь хезмәтләр тәүлек әйләнәсе эш режимына күчте.

Февраль
Ленинградның фашист блокадасыннан азат ителүенең 80 еллыгы билгеләп үтелде.
Мулла Иле мәдәният йортында узган «Татар сүзе» шигырь сөйләү бәйгесе 5тән 82 яшькә кадәр катнашучыларны җыйды.

Март
Яңа Тура авылында өр-яңа мәчет үз ишекләрен ачты. Бу биредә беренче һәм бердәнбер иман йорты. Райондашларыбыз сөенечен уртаклашырга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде.
15 - 17 мартта Россия Президентын сайладык.
Шәһәребезнең Мәдәни үсеш үзәгендә беренче тапкыр «Омтылыш» татар театр студиясе премьера тәкъдим итте.
Яшел Үзән районында бруцеллез авыруы табылды. Прибой авылындагы фермер хуҗалыгында йөзгә якын сыер юк ителәчәк, дип хәбәр иткәнбез.

Апрель
Рамазан аенда мәчетләребездә ифтарлар узды. Соңгы көннәренең берсендә «Тарихи» мәчеттә татар халкының интеллигенциясе өчен зур чара оештырылды.
Татар Танае халкы язны куркып түгел, шатланып каршы алды – сусаклагыч дамба ярдәмендә авылга ташу кермәде.
Районда «Татлифт» заводы ачылды. Һәм ул ТОСЭР резиденты булып тора.
Яшел Үзәндә «Дуслык» индустриаль-логистик паркы ачылды.
Бәчектә Г.Тукайның 138 еллыгына багышланган истәлекле зур чара узды.
25 апрельдә язгы чәчүгә чыктылар.

Май
Бөек Җиңүнең 79 еллыгын билгеләдек.
«А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы»нда берьюлы ике хәрби кораб суга төшерелде.
Районда тротуар плитәсе җитештерү буенча завод ачылды.
Күгәйдә яшәүче Хәдичә Хәмитовага 101 яшь тулды.
Яшел Үзәннең «Тынычлык» мәчете территориясендә чишмә ачылды.

Июнь
Яшел Үзән суднолар төзү заводында «Ставрополь» кече ракета корабы суга төшерелде.
Яшел Үзән мәктәпләрендә пилотсыз авиация системаларын өйрәнү буенча махсус класслар барлыкка килде.
БДИны 14 укучы 100 баллга тапшырды. Бу – соңгы ел нәтиҗәләре буенча рекордлы сан.

Июль
90 йортлы Бәчек авылы 810 еллык юбилеен гөрләтте.

Август
«А.М.Горький исемендәге завод»та водород ягулыгында эшли торган беренче судно суга төшерелде.
Кече Шырданда зур, заманча спорт мәйданы ачылды.
Карашәм мәчете 20 еллык юбилеен билгеләде.
Урысбага авылында өр-яңа су башнясы куллануга тапшырылды.

Сентябрь
Осиновоның С.К.Гыйматдинов исемендәге гимназия һәм шәһәрнең 4нче мәктәбе яңа уку елын, капиталь ремонттан соң, яңартылган бинада каршы алды.
Райондашыбыз, Олы Ачасырдан Алсу Рәхимҗановага ТР Рәисе дәрәҗәле – «Татарстан Республикасының Атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исем бирде.
«Зеленый Дол» станциясенә алып төшүче баскыч яңартылды.
Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы Яшел Үзән районында узып, чит төбәкләрдән килгән милләттәшләребезне дә берләштерде.

Октябрь
Казанда республиканың муниципаль берәмлекләре арасында узган «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесендә Яшел Үзән бәхетле гаиләләрнең серен күрсәтте.
Рус Әҗәле һәм Тау Иле авылларында яңа су башнясы куллануга тапшырылды.
Әйшәдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әхәт Латыйпов 100 яшьлек юбилеен билгеләде.

Ноябрь
К.Насыйриның 200 еллыгына әзерлек программасы нигезендә, Кече Шырданда асфальт юл салына башлады.
Яшел Үзәндә картлар, гражданнар, инвалидлар өчен интернат-йорт төзелә һәм ул 120 урынга исәпләнгән.
Олы Ачасырда җирлек откан грант һәм халык акчасына зират коймасы яңартылды. Ике су башнясы яңаларына алыштырылды.
«Майский теплицалар комбинаты»ның төп бинасы каршында предприятие белән 34 ел җитәкчелек иткән Илшат Газыйм улы Ганиевның бюсты ачылды.
«Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы» тантаналы шартларда 75 еллык юбилеен билгеләде.

Декабрь
Осиновоның С.К.Гыйматдинов исемендәге гимназия 30 еллык юбилеен билгеләде.
Косякау һәм Бишнә авылларында өр-яңа ФАП, капиталь ремонттан соң Олы Ачасыр мәдәният йорты ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев