Узган атнада Яшел Үзәндә 7 янгын очрагы теркәлгән
Яшәеш

Узган атнада Яшел Үзәндә 7 янгын очрагы теркәлгән

Узган атнада янгын сүндерү хезмәтенә 19 чакыру килгән.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Шуларның 6сы ялган булган. 7 янгын очрагы теркәлгән.

Олы Күлбаш авылының Лесная урамындагы йорт мунчасында янгын, мич якканда кагыйдә бозудан чыккан дигән якынча нәтиҗә ясалган. Бу очракта мунчаның 3 квадрат метрына зыян килгән.

Мамадыш-Әкил авылының Вахитов урамындагы 3нче йортта янгынның электр җиһазын монтажлаганда кагыйдә бозудан чыккан булуы ихтимал. Нәтиҗәдә, 3нче йортның - 50, гаражның - 20, 4нче йортның 4 квадрат метры зыян күргән.

Яшел Үзәннең Чапаев урамындагы йортта янгын билгесез затларның ут белән саксызлыгыннан чыккан. 1 квадрат метр мәйданга зыян салынган. 


Нет комментариев