Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Узган атнада Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә 27 җинаять теркәлгән

Шуларның 23е – шәһәрдә, 4есе районда булган. 4 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 7 урлау, 17 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 факт булган.

Билгесез зат, акчасын саклап калуны тәкъдим итеп, Садовый бистәсендә яшәүче 40 яшьлек ирнең 510 мең сум акчасын урлаган. Зыян күрүче акчаны мошенниклар күрсәткән банк картасының исәп-хисап счетына күчергән.

Билгесез зат алдау юлы белән, «Джим Спейс» кушымтасы кулланып, акчасын ышанычлы саклап калабыз дип алдап, 59 яшьлек яшел үзәнленең 4250000 сум акчасына ия булган. Зыян күрүче бу сумманы бүлгәләп, Казанга барып, төрле кешеләр кулына үзе тапшырган.

Волжская урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре Волжскида яшәүче 39 яшьлек ир-ат йөртүендәге автомашинаны туктаткан. Тикшерү вакытында аның сумкасында 12,96 грамм наркотик матдә табылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев