Узган атнада янгын сүндерүчеләр 10 чакыру кабул иткән
Шуларның 4есе ялган булган. 2 янгын очрагы теркәлгән.
Васильевоның Гоголь урамындагы бер йорт мунчасында янгын мичтән чыккан, дип якынча нәтиҗә ясала. Бу очракта мунчаның 44 квадрат метрына зыян килгән.
Олы Күлбаш авылының Подгорная урамындагы йортта янгынның электр җиһазын монтажлау кагыйдәсен бозудан чыккан булуы ихтимал. Ут йорт һәм башка корылмаларның 48 квадрат метрына зыян китергән.
Прибой авылының Набережная урамындагы мөгезле эре терлек фермасында ут, фаразлауларга караганда, электр җиһазыннан чыккан. Ферма түбәсенең 20 квадрат метр мәйданы янгын.
Миләүшә Минһаҗева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев